Әгәр Илдар хәзрәтнең тәрҗемәи хәлен карасак, Алабуга педагогика институтын тәмамлагач, ул берара Лениногорскиның "Новая волна” дигән газетасында башта – хәбәрче, аннары баш мөхәррир урынбасары булып эшләп ала.
Ул 1995-1997 елларда Казанның Кабан арты мәдрәсәсендә, аннары Бохараның "Мир-Араб” мәдрәсәсендә белем ала. 1998 елда ул Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала, "Болгар” һәм "Сөләйман” мәчетләрендә хезмәт куя.
Хәзерге вакытта Илдар хәзрәт Баязитов - Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы.
Илдар хәзрәт Баязитов 2012 елда "Ел татары”, "Ел имамы” дигән исемнәр алды. Ул шулай ук Татарстан, Чечня, Дагыстан, Пермь һәм башка төбәк мөселманнарының рәхмәт хатларын алуга иреште. Ник дигәндә, "Ярдәм” мәчетендә шушы төбәкләрдә туып-үскән күрмәүче мөселманнарны динебезгә өйрәтүдәге хезмәтләре билгеләнеп үтелде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә өч “ярдәмче” җиңү яулады
Ниятне яшерү
Аятел-Көрси