Татарстан эчке эшләр министры Артем Валерьевич Хохорин катнашында узган утырышта күренекле 30 кешедән торган Иҗтимагый Совет барлыкка килде. Анда мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов та бар иде.
Иҗтимагый Совет Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы каршында киңәш бирү органы гына булып саналса да, аның әгъзаларына шактый күп хокуклар бирелгән. Алар Татарстанның ЭЭМ биналарына махсус рөхсәттән башка, җинаять кылуда шикләнелгән һәм гаепләнгән кешеләр тотыла торган урыннарга РФнең ЭЭМ тарафыннан куелган тәртиптә керә ала.
Гражданнарның хокуклары, ирекләре вә законлы мәнфәгатьләре Татарстан ЭЭМ хезмәткәрләре тарафыннан бозылу турындагы мөрәҗәгатьләре, шулай ук аларны карауның нәтиҗәләре белән танышырга мөмкиннәр.
Иҗтимагый Совет әгъзалары ике елга сайланып куела. Аларга Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгы тарафыннан расланган таныклык бирелә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Аятел-Көрси
Аллаһ бәла-казалардан сакласын!
Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде