Мәгълүм булганча, 2015 ел нәзарәт тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак уздырыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров бу китапның шушы ел кысаларында нәшер ителүе хакында әйтте.
“Гарифулла хәзрәт - мәшһүр имам Баязит хәзрәт Хәйруллинның укучысы. Белгәнебезчә, Баязит хәзрәт Зәйнулла Рәсүлинең укучысы. Бу китапта ислам дөньясында зур эз калдырган остазлар хакында шактый мәгълүмат тупланган. Моннан тыш, “Тарикать нәрсә ул?” , “Идел буендагы тарикатьләр: тарихы һәм хәзерге заман” кебек язмалар, Гарифулла хәзрәт мөнәҗәтләре, кызы Зөбәрҗәт абыстайның истәлекләре урын алды”, - диде ул китап белән таныштырып.
Гарифулла хәзрәт Гайнуллинга (1894-1984) багышланган җыентык Вәлиулла хәзрәт Якупов тарафыннан 2012 елда әзерләнгән. Яңа басмага Гарифулла хәзрәт турында яңа материаллар өстәлгән һәм җыентык тагын да тулыландырылган.
Гарифулла хәзрәт Гайнуллин тумышы белән Буа районының Аксу авылыннан. Аңар Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашырга туры килгән. Совет заманында Мәрҗани мәчетенә йөри, яшерен рәвештә зикерләр әйтергә, догалар укырга укучылар җыя торган була. 1957 елда хаҗ кыла. Мондый бәхет СССР чорында бик сирәкләргә эләгә. Гарифулла хәзрәт совет чорында бик күп мөселманнар өчен рухи остаз була, югары әхлак үрнәген күрсәтеп яши.
Китапны “Апанай” мәчетеннән алырга мөмкин Дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе
Мәликә Гыйльметдинова: инвалидларны тернәкләндерү буенча практик һәм теоретик
Мөслимәнең эш шартлары