7 майда Ватан сугышы ветераннарын олылау ниятеннән, Татарстан Диния нәзарәте яуда катнашкан имамнарны бер табынга җыйды.
Мәрасимне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укып, башлап җибәрде.
Мәҗлескә Татарстанның күп районнарыннан – Азнакай, Балтач, Балык Бистәсе имамнары килгән иде. Камил хәзрәт ихласи вәгазьләр сөйләде, киңәшләрен бирде.
“Мәдинә” мәчете имам-хатибы Гыйльмулла хәзрәт Хәлиулланың, Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиулланың, “Солтан” мәчете имамы Камил хәзрәт Бикчәнтәевнең, Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллинның һәм башка бик күпләрнең чыгышлары авыр сугыш елларының олы фаҗигасен бәйнә-бәйнә искә төшерделәр. Алар Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшеп һәлак булганнар рухына дога кылып яшәргә чакырдылар. Хәзрәтләр авылларда намазларын калдырмаганнарның гыйбадәте бәрәкәтендә гомер кичерүләребезне дә ассызыкладылар. Аксакалларны һәм ветераннарны искә алу кичәсендә газиз аналар, сабыр тол хатыннар исеменә дә рәхмәт сүзләре яңгырады.

Әлеге кичәдә күп дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый да үз фикерләрен җиткерде. “Ислам бик зәгыйфь чагында “Мәрҗани” мәчетенә йөри башладык. Аллага шөкер! Мин бу көннәрне күрермен, дип уйламаган идем. Сезгә Раббым илһами көч, илһами ярдәм бирсен. Аллаһының олуг рәхмәтләре булсын сезләргә”,-диде Рәшидә абыстаебыз.
Мөхтәрәм Җиңү көне алдыннан үткәрелгән әлеге чара һәр күңелгә ихласлылык, иман байлыгы өстәде. Шул җәһәттән, барыбыз бергә ил-көннәребезнең тыныч булуын, сугышлар, ачлыклар, фаҗигаләрнең әйләнеп кайтмавын теләп дога кылдык.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре
Батырга көрәш: хәрәмләшмәгез!
Ой-йой. Тәмугъ!