Узган елның июль аенда Норвегиядә 77 кешене үтерүен таныган Андерс Брейвик Ослода мәхкәмә утырышы вакытында үз гаебен танымады, бу һөҗүмнәрне ул үзен саклау максатыннан башкарганын белдерде.
Аннан алда исә Брейвик Норвегия мәхкәмәсенең "күпмәдәниятлелек” яклы булган хөкүмәт белән бәйле булуы сәбәпле аның кануныйлыгын танымавын белдергән иде.
Аның сүзләренә караганда, һөҗүмнәр "Норвегияне мөселманнардан саклар өчен” кирәк булган.
Андерс Брейвик Осло үзәгендә куйган бомбада сигез кеше шартлап үлде. Шуннан соң ул социал-демократларның Утойя утравындагы яшьләр лагеренә барып, 69 кешене атып үтерде. Брейвик шул көнне үк кулга алынды, аңа террор гамәле һәм кешеләрне күпләп үтерүдә гаепләү белдерелде.
Башта психиатрия тикшерүе аның хаста булганын белдерде, әмма өстәмә тикшерүләрдән соң Брейвикның рухи яктан сәламәт булганы игълан ителде.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе
Мәликә Гыйльметдинова: инвалидларны тернәкләндерү буенча практик һәм теоретик
Мөслимәнең эш шартлары