«Интерфакс» хәбәр итүенчә, Австралия ярлары буендагы биниһая зур җир убылу сәбәпле, берничә автофургон һәм чатыр су астына киткән.
Австралиянең көньяк-көнчыгышында тирәнлеге һәм киңлеге 100 метр булган бүрәнкә барлыкка килгән. Биредә ял итүче 140 кеше башка урынга күчерелгән. Җир убылу нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм бәла-казага таручылар юк, дип хәбәр иткән Яңа Зеландиянең Stuff.co порталы.
Полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, берничә секунд эчендә яр буенда тирәнлеге 3 метр булган бүрәнкә барлыкка килә һәм ул шунда ук су белән тула.
Квинсленд бакчасы идарәсе җир убылган урынга сәфәр кылудан тукталып торырга чакыра, чөнки бу урын океан агымы нәтиҗәсендә киңәергә мөмкин.
Кайбер экспертлар җир убылуның сәбәпләрен биредә җир тетрәүдән барлыкка килгән, дип исәпли.
2011 елда бу урында инде җир убылган иде, ул чагында шулай ук берәү дә зыян күрмәде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе
Мәликә Гыйльметдинова: инвалидларны тернәкләндерү буенча практик һәм теоретик
Мөслимәнең эш шартлары