Быел аның фаҗигале рәвештә вафат булганына биш ел тулды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге башлыгы, Апанай мәчете имамы, "Иман" нәшрияты җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт 2012 елның 19 июлендә атып үтерелгән иде.
Бүген күренекле дин әһеленең каберен зиярат итүдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, нәзарәт бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук галимнәр, рәсми затлар һәм Валиулла хәзрәтнең укучылары, дуслары катнашты. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Апанай мәчете оештырды.
Чараны Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров ачып җибәрде. Ул Валиулла хәзрәтнең рухи мирасны кайтаруга һәм татар телен, мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше хакында сөйләде. Нияз хәзрәт сүзләренчә, мәрхүмнең эше дәвам итә. Вәлиулла хәзрәт оештырган "Иман" нәшриятында китаплар дөнья күрә, Апанай мәчете уңышлы гына эшләп килә.
Мөфти Камил хәзрәт чарага килүчеләргә билгеле хәдисне искә төшерде. Кеше үлгәннән соң, аның гамәле туктала. Әмма өч эше кала. Болар - аның белемнәре, үзеннән соң мәрхүм рухына дога кылучы бала һәм җәрия сәдакасы. Валиулла хәзрәт Якупов үзеннән соң бай рухи мирас калдырган олуг шәхес. Ул исән вакытта традицион ислам кыйммәтләренә кагылышлы меңнән артык китап дөнья күргән.
- Валиулла хәзрәтнең төрле өлкәләрдәге тырышлыклары бәяләп бетергесез. Һәр мөселман үз тормышында бер тапкыр булса да аның хезмәтләренә юлыга. Монардан тыш, аның китаплары Татарстанда гына түгел, илебезнең башка төбәкләрендә дә билгеле.
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәт хәзрәт Сабиров мәрхүмнең рухи-әхлакый үсеш юнәлешендә куйган эшчәнлегендә тукталды.
- Валиулла хәзрәт киңкырлы, югары мәдәниятлы, намуслы һәм зур хөрмәт яулаган шәхес иде. Ул дин әһеле генә түгел, ә тарих, сәясәт һәм юриспруденция белгече дә иде.
Барлык чыгышлардан соң җыелучылар Коръән укыды, Аллаһы Тәгаләдән Вәлиулла Якуповның рухын тынычландыруны сорап дога кылды. Соңыннан чара Апанай мәчетендә дәвам итте. Биредә "Иман" нәшриятының яңа китапларын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)