ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе Татарстан территориясендә ау параметрларына үзгәрешләр кертү проекты әзерли. Татарстан өчен киек кошларга җәйге-көзге сезонга ау вакытларына кагылышлы яңа закон проекты фикерләшүгә тәкъдим ителә.
Әлеге идарәдән хәбәр итүләренчә, җирле шартлар үзенчәлекләренә һәм аучылык ресурсларының аерым төрләре биологиясенә бәйле рәвештә, аулана торган хайваннарның үрчүе һәм сакланышы өчен шартлар тәэмин итү максатыннан, ведомство ТР территориясендә ау параметрларына үзгәрешләр кертү проекты әзерли. Хәзерге вакытта республикада ау вакыты бөтен РФ территориясе өчен каралган кагыйдәләрдәге вакыт кысаларында гамәлдә булуын исәпкә алып, ТР өчен җәйге-көзге сезонга киек кошларга, куян, тиен, сусар (куница), чәшке (норка), көзән (хорь) кебек җәнлекләрне аулау сроклары фикерләшүгә чыгарыла.
Суда йөзүче, сазлык-болыннарда, кырларда, яланнарда, наратлык ише агачлыкларда яшәүче кыек кошларны җәйге-көзге ау сезонын августның 3 нче шимбәсеннән сентябрьнең беренче шимбәсеннән башларга тәкъдим итәләр; куяннарны – 15 сентябрьдән 28 (29) февральгә кадәр һәм 15 октябрьдән 10 гыйнваргача; чәшке, куян, сусар (куница), көзәнне – августның өченче шимбәсеннән 28 (29) февральгәчә һәм 15 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр.
Барлык аучыларны да шул мәсьәләдә фикерләшүгә чакырабыз, тәкъдимнәрне ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенә җибәрү сорала: ( ojm@tatar.ru ), диелә идарә игъланында.
«Татар-информ»

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы