Халкыбыздан безгә мирас буларак гарәп язулы борынгы кабер ташлары бихисап күп сакланып калган. Алар халкыбыз тарихын, мәдәниятен, телен өйрәнүдә, һичшиксез, зур роль уйный. Шуларны истә тотып, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты аларны җентекләп өйрәнү эшенә кереште. 2016 елда Татарстан Республикасы Арча районына сакланган борынгы кабер ташларына багышланган китап басылып чыккан иде. Күптән түгел “Әтнә районы эпиграфик истәлекләре” дип аталган саллы фәнни хезмәт дөнья күрде.
Китапта Татарстан Республикасы Әтнә районы территориясендә хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең текстлары, аларның хәзерге телгә күчермәләре китерелде. Урта гасырлардан алып 1939 елга хәтле куелган гарәп язулы 1600 гә якын кабер ташы исәпкә алынды. Шулай ук кайбер кабер ияләре хакында кыскача мәгълүмат бирелде һәм фәнгә билгеле булган шәҗәрәләре күрсәтелде.
Хезмәт (Гайнетдинов А.М. Әтнә районы эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2017. – 556 б.) татар төбәк тарихын, тарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнүче галимнәргә, мөгаллимнәргә, аспирантларга, гомумән, татар халкы тарихы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)