Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман белән очрашты. Мөфтияттә узган очрашуда шулай ук “Зәкәт” хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм фонд хезмәткәре Алсу Җәббарова катнашты.
Фонд вәкилләре Наталья Фишманга «Мин һәм син» дип аталган яңа проектны тәкъдим иттеләр. Әлеге проект - паркларда физик мөмкинлекләре чикле булган өлкәннәр һәм балалар өчен мәйданчыклар булдыру хакында.
Мөфти сөйләшү барышында фондның үзенчәлекле балаларга һәм гаиләләргә һәртөрле ярдәм күрсәтүне максат итеп куюы хакында җиткерде. “Кешеләр арасында толерантлык хисе дини өлкәдә генә түгел, гомумән, үзара мөнәсәбәтләр корганда сакланырга тиеш. Бу проект җәмгыятьтә кешене сәламәтлегенә, яшенә, физик мөмкинлекләренә карамыйча кабул итү мөһимлеген күрсәтә”, - диде ул.
Наталья Фишман үз чиратында, проектта күтәрелгән проблеманың актуальлеген ассызыклады. Алга таба аны тормышка ашыру өчен өйрәнү кирәклеген әйтте. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)