ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләребезгә зур бүләк ясады: намаздагы догалар яздырылган CD җыентык дөнья күрде.
Ул "Азан" мөселман радиосы студиясендә яздырылган. Җыентыкны кулына алучыларга мөрәҗәгать итеп болай диелә: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Һәр мөселман кешесенә Ислам диненең биш баганасы таныш. Аларның берсе — намаз уку.
Һәр мөселманга намаз уку тиешлеге турында Коръәннең күп аятьләрендә әйтелә. Шуларның берсен, “Ән-Ниса” сүрәсенең 103 нче аятен искә төшерик. Анда: “Намазны торгызыгыз, дөреслектә, намаз мөселманнарга билгеле вакытларда үтәлергә тиешле гамәл итеп йөкләтелде”, - дигән.
Кайберәүләр: «Намаз укыр идем, догаларын белмим», — ди. Ә ул догаларны өйрәнү бик җиңел. Ниятең генә нык булсын.
Әлеге җыентыкта Намаздагы догалар тәкъдим ителә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп, сез намаз догаларын дөрес итеп, мәгънәсен аңлап укырга өйрәнерсез. Аллаһ изге ниятләрегездә ярдәмче булсын". Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)