«Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар!
Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.
Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны олылап гыйбадәт кылган бу көннәрдә дин тотучыларның тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылышын тагын да ачыграк тоябыз. Хаҗ кылучы булсын, Корбан гаетен гаиләсе, якыннары, туган-тумачасы белән бәйрәм итүче булсын – без һәммәбез - Аллаһы Тәгалә ихлас догаларыбызны кабул итәр һәм иманыбызны тагын да ныгытып, балаларыбызга, оныкларыбызга тәкъвалык үрнәге булырдай изге эшләргә бәрәкәтле көч бирер дип өметләнәбез.
Мөселманнар, христианнар һәм башка традицион диннәрне тотучы кешеләр инанган мәңгелек рухи хәзинәләр яшәешнең нигезен тәшкил итә. Безнең күңелләрдә гаиләләребез, республикабыз, илебез һәм бөтен дөнья цивилизациясенең якты киләчәге өчен җаваплылык хисе уята. Төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең уртак йортына әйләнгән Татарстанда Корбан гаете – аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе.
Болгар ислам академиясенең Ходайның рәхмәте иңгән шушы көннәрдә ачылуы барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең, меценатларның, хәйриячеләрнең нәтиҗәле, килешеп эшләвенә бер мисал булып тора.
Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын!
Хөрмәтле татарстанлылар, һәммәгезгә хәерле гомерләр, рухи күтәренкелек, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».
ТР Президенты матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)