Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте милкенә “Мөзәффәрия мәдрәсәсе.1888 ел” мәдәни мирас объекты тапшырылды. Бина Казан шәһәренең С.Садыйкова урамындагы 6/22 йорт адресы буенча урнашкан. Биредә моңарчы башкаланың мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76 нчы мәктәбе эшләгән. Укучыларга һәм укытучыларга кулланышка 2016 елда Казанның Артельная урамындагы 10 нчы йорттан яңа бина бирелгән
Татарстан мөфтие урынбасары, "Вакф" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов элеккеге мәдрәсәдә киңәшмә уздырды һәм аның торышы белән танышты. Капиталь төзекләндерү эшләре башкарылгач, объект үзенең тарихи вазифасын башкарачак дип фаразлана.
Әлеге милек Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә бушлай республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы (№1106-р, 17.05.2017) нигезендә тапшырылган дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире