Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Әлки районына эшлекле сәфәр кылды. Район имамнары, Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев, Әлки муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов һәм мәчетләр язмышына битараф булмаган кайбер авыл җирлеге башлыклары катнашында район мәхәлләләрен юридик теркәү уздыру мәсьәләләре буенча җыелыш узды.
Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт сүзләренчә, Диния нәзарәтендә иске мәчетләрне дә, яңа мәчетләрне дә теркәү барышы аерым контрольгә алынган. Ел дәвамында республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә дә мәхәлләләрнең Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән юридик теркәү таләпләре буенча тикшерүләр узачак. Әлеге эш белән мәчет төзелеше алып барганда ук шөгыльләнергә кирәклеге дә аерым әйтелде. Моннан тыш кадрлар составына, аерым алганда, имамнарның белеменә, мөгаллимнәрнең квалификациясенә, дини әдәбият белән тәэмин ителешкә игътибар юнәлтү зарурлыгы да ассызыклап үтелде дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)