Чара Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов сәламләве белән башланып китте. "Рухи мирасны саклап, балаларны дөрес итеп тәрбияләү - һәр буынның бурычы. “Зәйтүнә” фестивале дә шул максат белән уздырыла. Бу чарада төрле төбәкләрдән, шәһәрләрдән, районнардан катнашучылар килүенә сөенәбез. Без бергәләр рухи кыйммәтләрне торгызабыз һәм яшь буынга матур үрнәк күрсәтәбез”, - диде ул.
Алты сәгать барган фестиваль "Ялгыз башкаручы" һәм "Ансамбль" номинацияләрендә җиңүчеләрне игълан итү белән тәмамланды.
Билгеле булганча, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, әнисе вафат булгач, аның истәлегенә багышлап “Зәйтүнә” исемендәге мөнәҗәтләр бәйгесе уздыра башлый. Ул вакытта Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Бөгелмә районы мөхтәсибе була. Елдан-ел бу фестивальнең дәрәҗәсе үсә бара. Өченче һәм дүртенче бәйгегә Самара өлкәсеннән, Башкортостаннан, Оренбургтан һәм башка төбәкләрдән килеп катнаша башлыйлар, фестивальне бик яраталар. Фестивальдә катнашучыларга бүләккә ноутбуклар, музыка үзәкләре, мультиваркалар бирелә.
Сәнгатькәрләрнең талантын танылган мөнәҗәтчеләр Мингол Галиев, Гөлзада Сафиуллина, Ильяс Халиков, Илгиз Шәйхразиев һ.б. бәяли.
Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибәте белән берлектә Римма Гатина.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)