Мөфти белән очрашуга кадәр иртәннән яшьләр өчен махсус квест уеннары оештырылды. Квест дип, шәһәр урамнарында һәм аннан читтә үткәрелә торган интеллектуаль-экстремаль уен төрләрен атыйлар. Белгәнебезчә, мондый очрашу узган ел 26 сентябрьдә Казанның Тынычлык бистәсендә урнашкан “Динамо” спорт комплексында үткәрелгән иде
Чарага республиканың төрле районнарыннан дини эшләрдә актив катнашучы егетләр, кызлар, волонтерлар җыелды. Алар, командаларга бүленеп, тарихыбызга кагылышлы сорауларга җавап бирә-бирә, төрле күнегүләрдә ярышып, хан хәзинәсен эзләделәр. Аннары барысы бергә үзләре җыйган пазлларны кушып “хәзинә” табуга ирештеләр. Яңгыр явып торуга карамастан, яшьләр уенда бик теләп катнашты.
Чараның иң кульминацион өлеше мөфти килү булды. Әлеге дустанә очрашуда яшьләр Камил хәзрәткә сорауларын юлладылар. Динебезгә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Мөфти шулай ук яшьләрне Казанның Галиев мәчетендә үткәрелә торган дәресләргә чакырды.
Камил хәзрәт үзенең дәресе хакында: “Без Галиев мәчетендә, традицион ислам кыйммәтләрен аңлату ниятеннән, “Пәйгамбәребез намазы” дигән дәрес башладык. Ул һәр җомга ястүдән соң уздырыла”, - диде.
Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә яулык турында фильм күрсәтеләчәк
Россиянең ислам мирасына багышланган күргәзмә ябылды
Әтнә балалары гарәп телен өйрәнә башлый