31 августта (Зөлхиҗҗәнең 10 нчы көнендә) Гарәфәдә бер көн торганнан соң, хаҗилар Мүздәлифә үзәнлегенә килделәр. Мүздәлифә Мина үзәнлегеннән 3 чакрым көнчыгышкарак урнашкан. Монда хаҗилар төн кунды, ә таң белән Минага кайтты. Монда аларны корбан чалу һәм шайтанны гәүдәләндергән Җамаратка таш ату йоласы каршы алды. Ташларны хаҗилар Мүздәлифә үзәнлегеннән җыйды.
Җамаратның беренче көнендә таш – 7 тапкыр, икенче һәм өченче көннәрдә өч баганага да ыргытыла.Аннан соң хаҗилар, ихрамнан чыгып, чәчләрен алдыра һәм гадәти киемнәргә киенә.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хаҗ” оешмасы генераль директоры Ранис Вахитов фикеренчә, гарәпләр Җамаратка кагылышлы хаталарын төзәтү өстендә эш алып барганнар. Этеш-төртеш булмасын өчен, Җамаратка чыгуның таблицасын булдырганнар. Россия, шул исәптән Татарстан хаҗилары өчен дә, беренче көнне - иртәнге 06.00 сәгатьтән 10.30 га, икенче көнне (Зөлхиҗҗәнең 11 нче көнендә) - 10.30 дан 14.00 сәгатьткә, өченче (Зөлхиҗҗәнең 12 нче көнендә) 10.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадә Җамаратка чыгу тыела. Рөхсәт ителгән вакытларда хаҗилар Җамаратка (Мина үзәнлегеннән якынча 3,5-4 чакрымлап ара) җәяүләп барачак.
Мина үзәнлегендә дөньядагы иң зур палаткалы шәһәрчек корылган. Монда хаҗ кылучылар өчен вакытлыча яшәү урыны - ун меңнәрчә һавасы суытыла торган палаткалар куелган. Алар, хаҗ кылучыларның кайсы илдән булуына карап, рәт-рәт тәртипләп тезелгән.
Быел Мина үзәнлегендәге палаткалы шәһәрчектә 23,500 Россия кешесе, шул исәптән 1700 татарстанлы яши дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)