Рәсми фикер алышуда сүз ике мөфтиятнең дин өлкәсендә алып барган эшчәнлеге турында барды. Үзара хезмәттәшлек итү, тәҗрибә уртаклашу юллары барланды.
Рөстәм хәзрәт татар һәм казахлар төрки халыклар буларак бик якын булуын, рухи -дини мирасыбыз бай булуны билгеләп узды. Кунакларга Татарстан нәзарәте әзерләп бастырган Коръәннең яңа басмасын бүләк итте.
Казахстан мөфтие киңәшчесе исә: “Дин һәм гореф-гадәтләр һәр милләт өчен зур әһәмияткә ия. Казах халыкының гореф-гадәтләре, традицияләре мөселманлык белән тыгыз бәйләнгән. Халык хәтерендә сакланган, яртылаш онытылган дини кыйммәтләрне торгызу вакыты җитте. Без югалган сукмакны табарга тырышабыз. Дини рухи мирасыбызны өйрәнәбез, төрле нәзарәтләр белән элемтәләр булдырабыз”, - диде. Аннары Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Ерҗан Малгаҗыулы инициативасы белән дөнья күргән “Дин һәм традицияләр” дип аталган китапны тапшырды.
Очрашуда шулай ук ТР МДНнең уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, халыкара элемтәләр бүлеге баш белгече Фәрхәт Абдуллин, “Асыл Арна” ислам-мәгърифәт телеканалы журналисты Җантелиев Нурбулат, оператор Манат Ешбай катнашты, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)