Кунаклар итеп Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батров, Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Рәфыйк Мөхәммәтшин чакырылган иде. Кичә изге Коръәннән сурәләр уку һәм дога кылу белән башланып китте.
Рөстәм Батров сүзләренчә, хаҗ – һәр мөселман тормышындагы мөһим сәфәр. “Аллаһы Тәгалә хаҗыгызны кабул итсен”, - дип, мөрәҗәгать итте ул хаҗиларга.
“Бүген безнең арада үзләренә йөкләнгән вазифаны менә дигән итеп үтәгән төркем җитәкчеләре дә бар. Аларның эш нәтиҗәсенә бәяне без хаҗиларыбыз фикерләреннән чыгып бирә алабыз. Хаҗилар быел хаҗның тыныч узуын һәм оештыру мәсьәләләренең тиешле дәрәҗәдә булуын әйтә. Без "ДУМ РТ Хаҗ" программасы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез”, - диде Р.Батров.
Хаҗилар, аларны озата барган төркем җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләре дә кичә барышында хаҗдан алган тәэсирләре белән уртаклашты, рәхмәтләрен әйтте.
Билгеле булганча, быел Татарстаннан хаҗга 900 кеше барды. Аларның унсигезе – хаҗ йолаларын һәм гарәп телен яхшы белгән төркем җитәкчеләре.
Кичә күмәк дога кылу белән тәмамланды.
Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте материаллары буенча.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк