Бүген Түбән Камада имам-мөхтәсиб сайлаулары үтә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәтнең Уставына нигезләнеп, Түбән Кама шәһәре һәм районының мөхтәсибәт җыелышына Салих (Динар) хәзрәт Ибраһимов кандидатурасын имам-мөхтәсиб буларак тәкъдим итте. Моңа кадәр Динар хәзрәт Түбән Кама мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб урынбасары вазыйфаларын башкара иде. Сайлауларның нәтиҗәләре хакында ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте өстәмә хәбәр бирәчәк.
Моннан берничә көн элек Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Диния нәзарәтенең уставына нигезләнеп, Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның кандидатурасын мөхтәсибәт җыелышында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының имам-мөхтәсибе буларак хупларга тәкъдим иткән иде. Моңа хәтле ул Түбән Кама районында имам-мөхтәсиб вазыйфасын башкарды, дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)