2017 елдагы Ураза гаете тарих киштәсенә кереп утырды. Ләкин дә июньнең 25ендә узган тантана үзенчәлеге белән истә калачак.
Динебез Исламда зур яңалыклар була алмый, чөнки дин әһелләре саклык белән эш алып баралар.Шикләнү дә урынлы, чөнки чамасын югалтсаң - “бидгать” дигән шаукым юлына таеп төшүең бар.
Мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин Гает көненең икенче яртысында Самара шәһәренең Җәмигъ мәсҗиде урнашкан Стара-Загора урамында гыйбадәтханә каршыннан узып китүчеләргә гөләп (роза) чәчкәләрен бүләк итүне оештырды.
Дистәләгән кызларыбыз мөселман киемендә тыйнаклык күрсәтеп, елмаеп, әбиләргә, олы яшьтәге ханымнарга, яшьләргә чәчкәләр тараттылар.
Әлбәттә: “Бүген безнең, мөселманнарның, олуг бәйрәме – Рамазан гаете. Шул уңайдан сезгә иң изге теләкләребезне белдерәбез һәм роза бүләк итәбез” дигән сүзләрне әйтеп, кулларына гөләпләрне тоттырдылар.
Әлбәттә, мин аларны фотога гына төшермәдем, һәрберсенең йөзенә дә карап тордым. Беренче чиратта, ниндидер саклык белән карау һәм исләре китүе күренде. Кыска гына мизгелдән соң кешеләр инде, елмая-елмая, чәчкәне кабул итеп, рәхмәт сүзләрен әйтте.
Ләкин дә тагын бер истә калганы – олы гына яшьтәге урыс әбисенең безнең котлаудан соң елап җибәрүе. “Шул яшемә җитеп, миңа беренче мәртәбә чәчәк бүләк итәләр”, - диде ул. Һәм үксеп-үксеп елап җибәрде.
Бу Самар Җәмигъ мәсҗиде оештырган чәчкә акциясенә үзенә күрә иң зур бәя булып яңгырады. Ураза бәйрәме Җәмигъ мәсҗиденең диварлары эченнән чыгып, бергә яшәгән, күпчелекне тәшкил иткән урыс халкының күңеленә дә изге күпер салу булды.
Шамил БАҺАУТДИН фоторепортажы.
“Сәлам” гәҗитәсе.


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)