Россиянең иң зур мөселман галимнәренең берсе Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) үз заманында Казанда гарәп телендә язылган «Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк» (Авыз ачу белән сәхәр ашауны йөкли торган мәсьәләләрне яхшы төшенүне хакыйкый аңлау) дип аталган китабы Иорданиядә дөнья күргән. Татар дин галименең әлеге хезмәтен басмага профессор Лүай ибнү Абдурауф әл-Хәлили әл-Хәнәфи әзерләгән.
Иорданиянең халыкара ислам фәнни университеты профессоры, Болгар ислам академиясе мөгаллиме Абдул Разак Абдуррахман Әлсәгъди әлеге китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырды
.Шиһабетдин Мәрҗани үзенең биографик язмаларында искәртеп үткәнчә, әлеге хезмәт «Нәзурәтел-хак» турында хаталы фикерләр һәм бәхәсләр таралгач язылган. Монда сәхәр ашау вакытын кайчан төгәлләү, авыз ачу, ураза шартлары һәм ураза тотуга бәйле кайбер мәсьәләләр дә яктыртыла дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте. Киләчәктә әлеге китапны «Darul-kutub» электрон китапханәсендә укып булачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)