Россия авиакомпанияләре хаҗ вакытында хаҗиларны йөртү өчен бөтен шартларны тудырачак. Бу хакта Росавиациядә узган киңәшмәдә федераль агентлык җитәкчесе Александр Нерадько хәбәр итте.
Киңәшмәдә Ростуризм, Төньяк Кавказ эшләре буенча министрлык, туроператорлар, Россия авиакомпанияләре һәм аэропортлары вәкилләре катнашты дип хәбәр итә favt.ru.
2017 елда Россиядән хаҗга бару өчен 20500 кешегә квота каралган. Хаҗ-миссия вәкилләре сүзләренә караганда, бүгенге көнгә 7100 хаҗи документларын теркәткән.
Киңәшмәдә авиакомпанияләр һәм туроператорлар арасында билетларга бәяләр һәм очышларның ешлыгы буенча мәсьәләләрдә ачыклык кертелгән. Бигрәк тә хаҗиларга аэпортларда һәм очкычларда уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә басым ясалган. Хаҗилар нигездә Airbus А-330, Boeing-767/777 кебек очкычларда очачак.
Моннан тыш Александр Нерадько авиакомпанияләргә һәм аэропортларга туроператорлар белән берлектә хаҗга юл тоткан пассажирлар өчен махсус белешмәлек эшләргә тәкъдим итте. Анда билет сатып алу, рейска теркәлү, багаж һәм кул биштәрен җыю үзенчәлекләре, очкычларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре туплап биреләчәк.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)