Анда Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Чечня, Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород студентлары катнаша. Якынча 20ләп уку йорты студентлары җыелачак.
Бәйге барлык номинацияләрдә дә тест рәвешендә, язмача булачак. Моннан тыш, гарәп теле буенча конкурста катнашучылар, гарәп телен никадәр белүләрен телдән аңлатырга тиеш булса, Ислам дисциплинасы буенча катнашучыларга Коръәнне укый белү шарт булып тора.
Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
Ислам хокукы;
Гарәп теле;
Ислам дисциплинасы;
Мәдрәсәләрдә ислам дисциплиналары.
Билгеле булганча, ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча беренче олимпиада 2008 елда үткәрелгән иде.
Быел беренче мәртәбә олимпиадада мәдрәсә шәкертләре дә катнаша ала.
Олимпиада 14 декабрьдә РИИда (Газ ур., 19) иртәнге тугызда башлана, йомгаклау чарасы 15 декабрьдә көндезге сәгать икедә уздырыла. Нәтиҗәләр ясауда Татарстан мөфтиенең Камил хәзрәт Сәмигуллинның, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә.
Шулай ук бу көнне Россия ислам уку йортларында гарәп телен укытуга багышланган түгәрәк өстәл уздырыла.
РИИ матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)