Роспотребнадзор хаҗ кылучы мөселманнар өчен Денге һәм Зика бизгәге, шулай ук башка авырулар йоктыру куркынычы турында кисәтүче белешмәлек чыгарган.
Согуд Гарәбстанына йогышлы авыруларга бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән күп мөселманнарның хаҗ кылырга килү белән бәйле. Шул сәбәпле, ваба, Денге, Зика бизгәге, сары бизгәк, менингококк инфекциясе кебек авыруларны йоктыру куркынычы арта дип хәбәр итә әлеге күзәтчелек органы матбугат хезмәте.
Согуд Гарәбстанында бу елның июнь аенда Йәмән дәүләте белән чиктәш Җизан районында ваба авыруының 13 очрагы теркәлгән инде. Йәмәннең үзендә әлеге чирне йоктыручылар саны 1 миллионнан артып киткән.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел Мәккәгә Татарстаннан 1 мең 800 кеше хаҗ кылырга барачак. Белгечләр искәрткәнчә, Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булып кайтучыларны 21 көн дәвамында медицина хезмәткәрләре карап, күзәтеп тора.
Хәбәр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)