Безнең оешма балалаларны тәрбияләүгә үз өлешен кертергә тырыша. Без әдәпле булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча “Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” дигән бәйгенең егерменчесенә әзерләнәбез. Анда 4-18 яшьлек ир һәм кыз балалар катнаша. Соңгы елларда ул Бөтенрусия бәйгесенә әверелде. Идел буе җөмһүриятләреннән дә балалар килә.
Ул чараны үткәрү Аллаһның рәхмәте белән – минем бәхетем бит ул. Аны киң колачлы итеп үткәрүдә Коръән-хафизлар һәм аларның җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабировның өлеше зур. Киләчәктә дә без аны чакырабыз дип өметләнәбез. Әмма шушы көннәрдә РИИда Коръән-хафизларның җитәкчесе алышынганлыгын белгәч, бик пошындык. Аның урыны бушап калмаган, билгеле. Аны Русия күләмендә Коръән-хафизлар җитәкчесе иткәннәр. Димәк, аның Казаннан китү куркынычы юк, дип кем әйтә ала?
Аннары РИИда Коръән –хафизәләр укытуга да кырын карый башлаганнар. Анда байтак кына татар кызлары укый иде. Бу уку елында уку туктатылган. Ректорга мөрәҗәгать итәргә уйлаганнар, әмма аларны кертмәгәннәр. Нәрсә бу, җәмәгать? Яшь кызларыбыз әни булачак, алар сабыйларын бишектән үк әдәп-әхлаклы, акыл ияләре итеп тәрбиялиячәкләр бит. Мәгърифәтлелекне буу түгелме бу? РИИда кызларга урын да юк икән дигән сылтау дәлил була аламы?
Бу мәсьәләләргә Татарстан мөфтие дә, башка белгечләр дә күз йомарга тиешме? Дин юлына аркылы төшү түгелме соң бу? Алгарышка аяк чалудадыр да, бәлки? Без шулай уйлыйбыз. Өмет утыбызны сүндермик. Форсаттан файдаланып, динебезнең дөньяны колачлавын, динара, милләтара дуслыгыбызны ныгытыйк дигән изге сүзләр белән сүземне тәмамлыйм.
Әлмира Һәдия, “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе.
Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе
Мәликә Гыйльметдинова: инвалидларны тернәкләндерү буенча практик һәм теоретик
Мөслимәнең эш шартлары