“Ксенофобия – хәзерге җәмгыятьнең авыруы ул. Бүгенге көндә ул безнең күпмилләтле илебез өчен бик куркыныч. Шуңа күрә мин РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның белдерүен шомланып кабул иттем. Ул Россиядә күптәннән гомер иткән мөселман халыкларының тарихи мәдәни кыйммәтләренә каршы чыгыш ясады.
Әгәр аның традицион мөселман яулыгына карата шундый мөнәсәбәте бары тик шәхси фикере генә, ә министрлыкның рәсми позициясе түгел икән, мондый белдерү – бик хәвефле. Бу фикер маргиналь көчләргә юл куя. Алар дини яктан кысу гамәлләре аша җәмгыятебездә киеренкелек китереп чыгарырга һәм күпмилләтле Россия халкының бердәмлеген таркатырга тели.
Мин бу көчләрнең Россиядә җәелеп китәргә һәм үсәргә мөмкинлеге юктыр, дип ышанам. Һәм без барыбыз да бер-беребезнең гореф-гадәтләрнен хөрмәт итәргә һәм өйрәнергә тиеш дип саныйм”, - дип язган Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең аккаунтында.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)