"Татарларда Мәүлид бәйрәменең традицияләре бик көчле булган", - ди Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Дөрес: элек, аның сүзләренчә, бу бәйрәм башкачарак билгеләп үтелгән. Бу хакта ул Болгар ислам академиясендә Мәүлид бәйрәменең төп тантанасы башланыр алдыннан сөйләде.
Быел Мәүлид бәйрәме беренче тапкыр Болгар ислам академиясендә уздырыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәм узган елларда Ак мәчеттә уздырылып килде.
"Болгар академиясе төзелеп бетеп, ул эшли башлагач, Мәүлидне биредә уздырырга булдык. Ак мәчеткә караганда монда кунакларны сыйдыру мөмкинлеге дә зуррак. Залда 700гә якын кешене җыярга мөмкин, вәгазьләрне утырып тыңлау мөмкинлекләре дә бар. Шуңа быел беренче мәртәбә ул Болгар ислам академиясе бинасында уза. Татарстан Диния нәзарәте Мәүлид бәйрәмен уздыру буенча зур эш алып бара. Бөтен мәчетләр хәзер Мәүлид бәйрәмен үткәрә. Чөнки бу татар халкының бик мөһим традицияләренең берсе", – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Ректор билгеләп үткәнчә, татарларда чыннан да Мәүлид бәйрәменең традицияләре бик көчле булган. Элек ул нигездә өйдә узган. Күбрәк анда хатын-кызлар катнашкан. Аның үз тәртибе, үз сценарие булган.
"Хәзер ул традицияләрне торгызу турында хыялларым бар. Элеккеге рәвештә аның әлегә кадәр торгызылганы юк. Бүген үл мәчетләрдә уздырыла, билгеле. Әмма үзебездә ничек кабул ителгән – шулай уздырсак, тагын да күңеллерәк булыр иде", – дип хыяллары белән уртаклашты ректор.
Бәйрәм башында Төркиянең танылган Коръән хафизы Исхак Даныш Коръән укыды. Кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин сәламләде дип хәбәр итә "Татар-информ" МА .

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)