Комитет хәләл продукция җитештерүне стандартлаштыру белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук комитетның күзәтчелек өлкәсенә кунакханә, медицина, туризм юнәлешләрен һәм башка хезмәтләрне кертергә уйлыйлар.
«Хәләл» продукция һәм хезмәтләр» техник комитетына Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм илнең башка төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәтләреннән, сөт һәм ит җитештерү буенча фәнни институтлардан, “Хәләл” комитеты һәм сертификация үзәкләреннән һәм башка оешмалардан 53 вәкил кергән.
Комитетның рәисе итеп Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, аның урынбасары итеп – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Марат Низамов һәм "Тест-Татарстан" оешмасы генераль директоры урынбасары Сергей Гогин, җаваплы сәркатиб итеп Казан ислам университетының укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм Нургалиев билгеләнде дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)