Имамнар курсларда иректән мәхрүм ителгәннәр тотыла торган урыннарда ничек дөрес итеп дәгъват (үгет-нәсыйхәт) алып бару турында өйрәнә. Аларга шулай ук иректән мәхрүм ителгәннәрнең психология үзенчәлекләре, иреккә чыккач, тыныч тормышка җайлашу алымнары турында сөйлиләр.
Лекторларның берсе - Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев Татарстан мөфтиятенең һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тарафыннан республиканың төзәтү учреждениеләрендә алып барылган эш турында бәян итте.
“Сезнең эшегез бик кирәкле: сез иртәме-соңмы безнең җәмгыятькә кайтачак кешеләр белән эшлисез. Аларның иреккә нинди (усалланып, радикальләшепме яки үз гаебен таныган һәм төзәлгән мөселманмы) булып чыгуы сезнең тырышлыгыгыздан һәм ихласлылыгыздан тора. Аллаһы Тәгалә сезгә бу җиңел булмаган юлда ныклык бирсен һәм төрмәдәге хезмәтегезне җиңеләйтсен”, - диде Р.Дәүлиев.
Егерме сәгатьлек курслар тәмамлану белән, имамнарга сертификатлар тапшырылачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)