Бүген бу мәчеттә никах уздырылмавы турында хәбәр килеп иреште. Бер яшь пар анда ноябрь аенда никах укытырга теләгән булган, әмма аларга ремонт сәбәпле, биредә никахларның булмавын, биредәге әйберләрнең башка мәчеткә күчерелүен хәбәр иткәннәр.
Рамил Хәйретдинов хәбәр иткәнчә, мәчеткә ремонт уздыру кирәк.
"Һәйкәлләрнең торышын күзәтеп тору – ул музей-тыюлыкның көндәлек эше, аның билгеле планы да бар. Бу план нигезендә Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещенье соборын ремонтлауга керешер вакыт җитте. Әлбәттә, бу эшләр белән бәйрәмнәрдә (изге Рамазан аенда – Т.И.) шөгыльләнү турында сүз бармый. Әле эш күләмен билгеләргә кирәк – бу зур күләмле эшләр булырмы, юкмы, әллә тәрәзәләр һәм коммуникацияләр алмаштырылырмы – бу карау этабында”, - диде Р.Хәйретдинов.
"Мәчетне берәү дә ябарга җыенмый. Анда гыйбадәтләр үткәрелә, барысы да тәртиптә. Ә йолаларның алга таба үткәрелү мәсьәләсе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эше”, - дип өстәде ул.
Шул ук вакытта Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева "Би-би-си”ның рус хезмәтенә биргән әңгәмәсендә Кол Шәриф мәчетенең сентябрь башында ремонтка ябылу мөмкинлеге турында әйткән. Аның сүзләренә караганда, ремонт планга кертелгән һәм мөфти Илдус Фәизовка булган һөҗүм белән берничек тә бәйләнмәгән. Зилә Вәлиева Кол Шәрифтә ремонтның "витражларны ныгытырга” һәм "һава алмаштыру системасы эшендәге проблемаларны бетерү” өчен кирәклеген әйткән.
Чыганак: "Татар-информ"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә яулык турында фильм күрсәтеләчәк
Россиянең ислам мирасына багышланган күргәзмә ябылды
Әтнә балалары гарәп телен өйрәнә башлый