Дуслар! 19 август барыгызны да Черек күлдә көтеп калабыз! Безнең иң яраткан проектыбыз, Казанның бердәнбер шундый форматта узучы ачык татар чарасы, безнең яңа шәһәр традициясе.
Быел без аны берничә мәйданчыкка бүлдек. Традицион дизайнерлар үз әйберләрен сатачаклар, алар 100гә якын (былтыр 60 иделәр), яңа кешеләр күп булачак.
Икенче мәйданчык - Аш-су (фудкорт). Башка елларны сатырга кафе һәм кофейнялар гына килсә, быел теләсә кем өйдән пешереп әйберләр алып килә ала. Европада таралган ресторан көне кебек булачак. Ат итеннән шашлык һәм казылык, пәрәмәч, бәлеш һәм чын эре төшле чәкчәк һәм Мари кырларында җыелган үләннәрдән чәй - боларның барысын да моңарчы өйдә генә пешерүчеләр алып килеп сатачаклар. Сез дә кушыла аласыз, алдан язылу гына кирәк.
Ашау бер, белем җыярга да мөмкин булачак. Талкыш кәлавен ясау мастер-классы, веган татар ризыклары турында лекция, дусларыбыз "Түбәтәй" һәм яңа бренд - "Еда татар"дан уникаль рецептлар артыннан аш-су чатырына барыгыз.
Шопинг булды, ашадык-эчтек, өченче мәйдан - Уку паркы. Кергәч тә сезне ШИГЪРИ БҮЛМӘ көтәчәк. Нәрсә икәнен әйтмим, бу уникаль бер идея. Әлбәттә лекцияләр булачак, 100 ел элек хатын-кызларга караш, татар байлары һәм федерализм (!) турында сөйләрләр. Сөмбел Гаффарованың "Кораб" спектакле укылачак, шигъри слэм һәм кичен фильмнар карарбыз. Кем дә кем Рәхимбайның, Салават абыйның һәм Рәдифләрнең фильмнарын күрмәде - рәхим итегез. Байбулат, сүз уңаеннан, яңа кыска фильмының сценарие өчен Кинотаврда билгеләнде, нәрсә өчен икәнен дә шушында беләчәкбез.
Быел тагын бер яңалык - БИЮ. Бию for you. Парк һәм бию бик табигый парлар, сезне монда Нигина Әхмәдуллина 15 минут эчендә биергә өйрәтәчәк!
Ачык экскурсияләр дә була. Сирәк очрый торган китаплар, татар уенчыклары һ.б. да булачак.
Сабыйларны онытмыйбыз. Алар өчен программаны Сабыйлар үзәге һәм Кид спейс әзерли. Гыйлемнәрнең үз кәттә мәйданнары булачак.
Программаны әле элербез, килми калмагыз!

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)