20 июньдә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә “Русь” азык-төлек хәйрия фонды һәм Unilever компаниясе хәйрия акциясе уздыра. Рамазан ае дәвамында әлеге компания үз продукциясен сатудан кергән билгеле бер сумманы пылау пешерү өчен кирәк булган ит, дөге һәм башка кирәк-яракларны алу өчен туплаган. Әлеге акциянең Татарстандагы партнеры – “Ярдәм” мәчете.
“Мохтаҗлык милләткә дә, дингә дә карап тормый, - ди “Русь” азык-төлек хәйрия фонды җитәкчесе Виктория Крисько. – Безгә бик авыр хәлләрдә калган кешеләрне күрергә туры килде. Без барысына да ярдәм итәргә тырыштык. Ифтар (авыз ачу) вакыты – дин тотучылар өчен бик мөһим. Мондый көнне Unilever компаниясе ярдәмендә ниндидер бер изгелек эшли алуыбызга без бик бәхетле. Безнең сыйларыбыз мәчетләргә йөрүче мохтаҗлар күңеленә хуш килер дип ышанабыз”.
Calve һәм Knorr продукциясенең һәр кабыннан 1 сум акча Азык-төлек фондына Россиянең Ингушетия, Дагыстан, Татарстан, Башкортостан Республикаларында хәйрия ашларын оештыру өчен җыелып барган. Аннан пылау әзерләү өчен азык-төлек сайланган һәм мәчетләр тарафыннан хупланган.
“Русь” азык-төлек хәйрия фонды 2012 елдан бөтен Россия буенча халыкның социаль яктан якланмаган катламнарын – инвалидларны, күпбалалы гаиләләрне, ятим балаларны, ялгыз карт-карчыкларны, авыр хәлдә калган кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итәргә ярдәм итә. Фонд Россиядә азык-төлек банкы булып тора. Даими рәвештә халык өчен товар җитештерүчеләр, хәйрия һәм дәүләт оешмалары белән тиыгыз элемтәдә эшли дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)