Шулай итеп, Малайзиядән килгән дин кардәшләребез "Зур Казан" типографиясендә 21 комплект Коръән чыгарырга заказ бирде. Типографиядә бу эш өчен Альберт Федоров дигән белгеч җаваплы.
Гадәти Коръән бер томнан торса, Луи Брайль системасындагы Изге китап 6 томнан тора. "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар тәмамлангач, алга таба белем эстәүне дәвам итәр өчен, 6 томлык Коръән бүләк ителә.
Үз вакытында "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова мондый Коръәннәрне хаҗ кылырга баргач, алып кайта. Бу хакта Татарстанның Башка казые Җәлил хәзрәт Фазлыев болай дип сөйләде.
- 1996 елны Мәликә ханым белән хаҗга бардык. Без хаҗ кылабыз, хаҗ авыр шикелле. Шунда ул: "Менә Гарәбстанда сукырлар укый торган Коръән бар икән, шуны табарга иде ди. Ул хаҗ да кылды, шуны тапты да, алып та кайтты. Хәзер менә монда да оештырды.
Римма Гатина.


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире