Сүз уңаеннан, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин, журналистлар соравына җавап биреп: "Хаҗга үз хәләл көче белән эшләп тапкан матди мөмкинлеге булган һәркем, шул исәптән спортчылар да бара ала", - диде. Хәзрәт әйтеп узганча, һәр мөселман ышаныч, гыйлем һәм физик көчкә ия булырга тиеш. Ул чыгышында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Рукана белән көрәшүе һәм аны җиңүе, берничә сарык отуы хакындагы хәдисне дә искә төшерде. Тантаналы өлеш мөфти хәзрәтнең Коръән укуыннан һәм дога кылудан башланды.
Ярышларда катнашучылар арасында 3 дөнья чемпионы, 10 спорт мастеры һәм 7 спорт мастерына кандидат бар иде. Уеннарга көрәш буенча - 53, кул көрәше буенча 48 спортчы килгән. Алар барысы да алдан намаз уку тәртибен белү буенча тест узды.
Көрәш ярышы - 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары, кул көрәше 75 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограмнан югары авырлык категорияләрендә узды.
Уеннарның бүләкләү фонды түбәндәгечә: һәр авырлык категориясендә җиңүчеләрне Диплом һәм акчалата бүләкләр көтә: I урын - 8 мең сум, II урын - 6 мең сум , III урын - 4 мең сум, ә җиңүче команда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте кубогы белән бүләкләнде.
Иң зур бүләк – хаҗга юллама. Ул барлык авырлык категориясендә җиңүчеләр арасында җирәбә салу юлы белән уйнатылды. Быел әлеге олуг бүләккә Түбән Кама егете Илгиз Нәфыйков, ә Диния нәзарәте кубогына Чаллы командасы ия булды, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)