ФИФА делегациясенә "Мәрҗани" мәчете комплексы буенча экскурсияне мөфтинең урынбасары, мәчет имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов үткәрде. Ул иман йортының бай тарихы һәм биредә алыр барылган рухи-мәгърифәтчелек эшчәнлеге хакында сөйләде.Самура шулай ук "Мәрҗани" мәчете каршында эшләп килүче "Балалар" һәм "Мәрҗәния" хатын-кызлар фитнес- үзәкләре белән танышты. Форсаттан файдаланып, ул балаларга ФИФА символикасы белән махсус туплар да бүләк итте.
"Кичә биредә минем гаиләм - ирем һәм кызым булып китте. Мәчеттә аларга Португалия белән Чили командаларының уеннарыннан да күбрәк ошаган", - дип белдерде. Халыкара футбол ассоциациясе генераль сәркатибе.
Экскурсиядән соң аралашу чәй өстәле алдында дәвам итте. Кунаклар татарларда ислам үсеше, традицияләр һәм Португалия-Чили арасында булган соңгы уен турында фикер алышты. Мансур хәзрәт кунакларга, вакыт табып, мәчеткә килүләре өчен олы рәхмәтен белдерде һәм Фатма Самурага истәлекле бүләкләр тапшырды - көмеш беләзек белән алка, калфак һәм яулык бүләк итте. Фатма Самура исә истәлек итеп үзенең имзасы төшерелгән туп бүләк итте. Очрашуның рәсми өлешеннән соң Фатма Самура "Мәрҗәни" мәчетендә намаз укыды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)