Казанның Мәрҗани мәчетендә татар мәдәниятенә һәм Ислам диненә кагылышлы музей эшли башлаячак.
“Без җомга вәгазьләрендә халыктан музей экспонаты булырдай иске, үзләренә кирәкмәгән әсбаплар сорый башладык. Беренче экспонатларны китерүчеләр дә табылды. Кеше нигездә комганнар, дини китаплар китерә, - дип сөйләде Мәрҗани мәчетенең имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов. - Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк!” дигән әйтем бар. Татар чиккән сөлгеләр, өстәл япмаларын еш кулланган. Шәлләрне дә инде авыл җирлегендә генә кулланалар. Без татар халкының һәм динебезнең башлангыч чорын чагылдырган музей ачарга телибез”.
Татар халкының мәдәниятен, динен чагылдырудан тыш музей ачуның тагын бер отышлы ягы – туристларны җәлеп итү.
“Мәрҗани мәчете Казанның туризм үзәкләренең берсенә әйләнде. Без Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән туристларга татар халкының тарихи әсбапларын бүгенге көндә дә саклануын күрсәтәсебез килә”, - диде хәзрәт.
Мәрҗани мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов сүзләренчә, музейның ачылыш тантанасы әлегә билгеле түгел: “Музейга экспонатлар җыя башладык, әмма аның әле ачылу көне билгеле түгел. Музей турында әле күбесе белеп бетерми, шуңа әйберләр аз килә. Безнең кече музей бар, әмма яңасын мәчет янындагы башка бер бинада ачарга теләгән идек. Башка бинада булгач, әйберләр күбрәк кирәк, шуңа без ачылыш тантанасын бераз кичектереп торырга уйладык”, - диде ул.Бу хакта Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире