"Соңгы вакытта төбәктәге имамнарның бер үк йолаларны берничә төрле башкаруына кагылышлы дәгъвалар артты. Шуңа күрә без мөфтияткә дини йолаларны үткәрүнең бердәм стандартын эшләргә тәкъдим иттек", - диде министр.
Шулай ук дин әһелләренең эш рәвешен үзгәртү буенча да чаралар күрелгән.
"Имамнар һәр кеше белән аерым эшләүгә йөз тота. Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге белән берлектә үз эшен яхшы белә торган квалификацияле имамнар берләшмәсе төзелгән. Алар деструктив агым вәкилләре белән эш алып баруга юнәлтелгән", - диде Ермәкбаев.
Моннан тыш, мөфти урынбасары Сәрикбай Ораз әлеге кагыйдәләрнең дин әһелләре өчен булуы, ә халыкка танышу өчен тәкъдим ителүе турында әйткән.
"Дини йолаларны үтәү кагыйдәләре буенча сиксәнгә якын фәтва чыгарылды. Теологлар, 3 ел буена бу мәсьәләләр белән шөгыльләнеп, җыентык әзерләде. Без алга таба Казахстан җирендә мөселман йолаларының һәм мәрасимнәренең бердәм булсын өчен эш алып барачакбыз", - диде ул. Бу хакта Ансар.ру хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире