Мәчетләрне рәсмиләштерү, җирләрен һәм биналарын теркәү буенча бурычлар билгеләнде. Районда ислам дине юнәлешендә 44 оешма теркәлгән, аларныӊ барлык документлары да бар. Шул ук вакытта җирләрне һәм биналарны рәсмиләштерү әлегә тәмамланмаган. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү йөзеннән, янгынга каршы сигнализация кую һәм биналарныӊ агач өлешләрен утка каршы состав белән эшкәртеп чыгу мәсьәләсе дә кискен тора икән. "Хуҗалык мәсьәләләре турыдан-туры мәчет эшчәнлегенә кагыла, мәчетләребез якты, җылы булса, анда килүче кешегә дә уӊайлы", - диде Җәлил хәзрәт.
Барлык мәчетләрнеӊ диярлек ягулык һәм утка тотылган чыгымнарын күмәк хужалыклар, кайбер оешмалар түләп бара. "Халык белән эшләү дәверендә авыл җирлекләре башлыклары белән аӊлашып, бергәләшеп эшләү - иӊ беренче таләп", - диде хәзрәт.
> Фотосурәт: baltaci.ru"Авыл җирлекләре эшче органнары составына мәчетләрнеӊ мәхәллә җитәкчелеген кертү уӊайлы булыр иде, мәчетләрнеӊ рәсми кәгазьләрен эшләгәндә дә сезнеӊ ярдәмнән башка булмый", - дип мөрәҗәгать итте ул районның җыелышта катнашкан авыл җирлеге башлыкларына. Балтач районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Фәрит Шәрифуллин, соңгы вакытта гамәлгә кергән кануннар җирлегендә дини оешмалар эшчәнлегенә карата куелган таләпләр белән таныштырды, сораулар туганда турыдан-туры район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген әйтте, дип хәбәр итә "Хезмәт" газетасы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)