Әлмәт мөхтәсибәтендә яңа мөселман тарифына багышланган матбугат очрашуы булып узды. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм "Тателеком" оешмасы вәкиле Регина Хәбибуллина журналистлар сорауларына җавап бирде.
Регина Хәбибуллина "Азан" тарифының махсус мөмкинлекләре турында тәфсилләп сөйләде. Белгеч сүзләренчә, "Азан" тарифы үз эченә иртәнге намазга уяту хезмәте, шалтырату тавышы урынына мөнәҗәт, мөселман календаренең мөһим даталары турында хәбәр итү, хәдисләр һәм төрле бәйрәмнәр уңаеннан Татарстан мөфтие исеменнән котлау белән смс-хәбәрләр җибәрү һәм хаҗилар өчен Согуд Гарәбстанына ташламалы шалтырату, лимитсыз интернет каралган.
“Летай” операторыннан “Азан” тариф планы 2017 елның 10 июленнән гамәлгә керде. Әлеге тариф белән сим-карталар сатуга агымдагы айның азагында чыгачак, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)