Инвалид-шагыйрә Лилия Сәлахетдинова машина йөртү хыялы белән яна. Бу хакта ул Галиев мәчетендә узган "Хатын-кызның көче нәрсәдә?" исемле түгәрәк өстәл вакытында әйтте.
"Гомерем буе хаҗга бару теләге белән яндым. "Булмастыр, әле вакыты җитмәгән" кебек сүзләр белән тынычландырып тордым үземне. Әмма вакыты кайчан икәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Аллага шөкер, быел миңа шул зур бәхет елмайды,- диде Лилия Сәлахетдинова. - Инде хәзер "права"га укып, машина йөртү теләге белән янам. Мин үз вакытында өчәр транспорт белән Казанга килеп йөрдем. Рульгә үзем утырсам, җайлырак булыр иде".
Түгәрәк өстәл вакытында Лилия Сәләхетдинова әңгәмәдәшләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук киләчәккә планнары белән дә уртаклашты.
"Идеяләрем күп - акчам юк", - диде ул. Тәрҗемәче табып, шигырьләремне рус теленә тәрҗемә иттереп, китап бастырасым килә", - диде ул.
Лилия Сәләхетдинова тумыштан "бәллүр кеше" авыруы белән авырый. Гомере инвалидлар коляскасына бәйләнсә дә, ул - өч китап авторы. Бүгенге көндә "Ярдәм" фонды попечительләр советы сәркатибе һәм "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары булып эшли.
Өч ел элек Казанга килеп төпләнсә дә, Лилиянең шәхси куышы юк. Әлегә ул "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге тулай торагында яши. Торак мәсьәләсен хәл итүдә ул иганәчеләр ярдәменә өметләнә.
Исегезгә төшерәбез, Галиев мәчетендә Лилия Сәлахетдинова катнашында "Хатын кызның көче нәрсәдә?" темасына түгәрәк өстәл узды. Аны Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе, "Мөслимәләр гимназиясе" проекты авторы Айгөл Биктимерова оештырган дип хәбәр итә Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
.
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)