Мәдрәсәбез шәкертләре күренекле хәзрәтләр, халкыбызның атаклы шәхесләре белән очрашуларны көтеп алалар. Мондый чаралар җанлы аралашу, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табу белән үзенчәлекле.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның сентябрь аенда узган юбилее белән тәбрикләп, тәбрикләү хаты тапшырды.
Әлеге очрашу мәдрәсәбезнең яңартылган китапханәсендә узды. Җәлил хәзрәт авылда имам-хатыйб булып эшләүнең кайбер нечкәлекләре хакында бәян кылды һәм диннең торышына бәя биргәндә нәкъ менә имамчылык итүченең шәхесенә карап бәя бирелүен ассызыклап үтте. Ул шулай ук динебездә мөһим булган дүрт мөһим кагыйдә белән таныштырды, Аллаһы яралткан бер мәхлукатны да сүкмәскә өндәде. Шулай ук бер-береңне гафу итүнең дә әһәмиятенә тукталды. Шәкертләрне вәгазьләргә яхшылап әзерләнергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте һәм халык белән очрашу барышында сорауларга җавап бирер өчен күп кызыксынырга, күп яктан мәгълүматлы булырга кирәклегенә басым ясады.
Очрашу ахырында беренче курс шәкертләренә Җәлил хәзрәт кулыннан мәдрәсәбезнең студент билетлары бирелде. Җәлил хәзрәт үзе дә буш кул белән килмәгән иде, һәрбер шәкерткә “Җәлил хәзрәт дәресләре” китабы бүләк ителде, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире