23-24 сентябрьдә Балтачта корбан ашлары гөрләде. Ике көн дәвамында өч йөзәр мөселман һәм мөслимә кардәшләребезгә бәйрәм табыны әзерләнде. Табынның төп сые – корбан ите һәм хаҗилар күчтәнәче – зәм-зәм сулары булды.
Коръән аятьләре уку һәм яңа һиҗри елга аяк басуыбызга багышланган вәгазь сүзләре белән башланган әлеге мәҗлес быел хаҗ сәфәренә бару бәхетен татыган кардәшләребезнең чыгышлары, дога-нәсыйхәтләре белән үрелеп барды. Татарстанның баш казые, Балтач мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев үз чыгышында: “Рамазан аенда Раббыбызга ризыктан тыелып якынайган булсак, хәзер киресенчә, корбан итеннән авыз итеп якынаябыз, калебләребезне пакьлибез. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызның сөенечен бу дөньяда һәм ахирәттә күрергә насыйп итсен”, – диде.
Балтач районыннан быел утыздан артык хаҗи изге җирләрдә гыйбадәт кылды. Һәрберсенең чыгышында – ихлас шөкер сүзләре, йөзләрендә шатлык нуры, күзләрендә рәхмәт яшьләре. Кылган хаҗлар, чалган корбаннар кабул, әҗере бары җәннәт нигъмәтләре булса иде...Бу хакта мөхтәсибәттән хәбәр итәләр.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)