Быел Кукмара мәдрәсәсенең һөнәри бүлеген 19 ир-егет һәм 8 хатын-кыз тәмамлый. Чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан соң, алар тагын бер җитди сынау аша узарга тиеш булды: ул – диплом эшләрен яклау. Соңгы берничә ай дәвамында укучыларның һәм аларның фәнни җитәкчеләре вазыйфасын башкарган мөгаллимнәрнең игътибар үзәгендә булган әлеге язма хезмәтләр мәдрәсәдә 4 еллык уку дәверенә үзенчәлекле бер нәтиҗә буларак каралды. Дөрестән дә, диплом эше дини уку йортын тәмамлаучы шәкертнең сөйләм осталыгын да, фикерләү дәрәҗәсен дә, сайлап алынган тема буенча туплаган мәгълүматны ничек аңлавын һәм үзләштерүен дә анык күрсәтте.
Диплом эшләре темаларына килгәндә, алар арасында фикһ, гакыйдә һәм сира фәннәре буенча язылганнары шактый иде. Аеруча зур игътибар Изге Коръән, исламда дини тәрбия, намаз һәм ураза темаларына бирелде. Мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган комиссия әгъзалары быелгы чыгарылыш шәкертләренең диплом эшләрен, тулаем алганда, уңай бәяләде.
Күркәм гадәт буенча, диплом эшләре яклангач, шәкертләр чәй мәҗлесе оештырып, үзара аралашты, нәтиҗә ясады, дип хәбәр итәләр районнан.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)