Беренче сентябрь иртәсендә "Корбан Гаете мөбарәк булсын!" дип исемләнгән трансляция иртәнге сәгать дүрт тулып утыз минутта (4:30) башланып китә, дип хәбәр итә http://tnv.ru. Корбан гаете хаҗ тәмамлануын аңлата. Ураза бәйрәме тәмамланып, 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә бәйрәм ителә.
Корбан гаете мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә.
Бәйрәм ир кешеләрнең госел алып, чиста-пакъ киемнәр киеп, мәчеткә Гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкъбир — «Аллаh әкбәр, Аллаh әкбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкбәр, Аллаh әкбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд» — сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнар, танышларның хәлен белешү , табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.
Корбан Гаете мөбарәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләребез!

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)