Мәгълүм булганча, август аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән татарлар арасында Коръән укырга өйрәнүне үстерү һәм Коръән-хафизларны арттыру максатыннан өч этаптан торган Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) һәм матур итеп уку буенча конкурс игълан ителгән иде.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә «Сездән иң хәерлерәк кешеләр шулардыр, кем Коръәнне өйрәнә һәм башкаларга өйрәтә», - ди.
Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) һәм матур итеп уку бәйгесе республикабызда Изге Китапны өйрәнүгә күбрәк игътибар юнәлтү, яшьләрне, балаларны җәлеп итү ниятеннән, коръән-хафизлар әзерләү максатыннан оештырылды.
Октябрь ае дәвамында бәйгенең беренче өлеше мөхтәсибәтләрдә, ягъни район күләмендә барды. Аннары ноябрь дәвамында төбәк өлеше казыятларда узды. Районнарда җиңүчеләр төбәк турында ярышты. Төбәкләрдә беренче урыннарны алучылар исә республика турына үтте.
Соңгы тур 8 декабрьдә Казанның Галиев һәм Зәңгәр мәчетләрендә үткәрелә.
Беренчесенә ир-егетләр, икенчесенә хатын-кызлар җыелачак. Соңгы турда җитмешкә якын кеше катнашыр дип көтелә.
Ике номинациядә дә беренче урыннарны алучыларга хаҗга юллама бирү каралган. Барлыгы дүрт юллама булачак. Икенче урыннарга - гомрәгә (кече хаҗ) шулай ук дүрт юллама бүләк ителәчәк. Өченче урыннарга чыгучыларга ноутбуклар бүләк ителәчәк.
Конкурсның йомгаклау турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин, коръән-хафиз Хәсән Хәдия (Мисыр), Күвәйт мәгариф министрлыгы каршында эшләүче Коръән остазы Абдулҗәлил Касыйм һәм башкалар катнашуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)