Мәртәбәле халыкара бәйгедә Татарстан исеменнән Россия ислам институты, “Ярдәм” фонды карамагындагы Коръән өйрәнү мәркәзе шәкертләре, “Рәшидә” үзәге укытучылары катнаша. Конкурста катнашучыларны өч төп критерий - Изге Коръәнне яттан белү, авазларны дөрес әйтү (мәхраҗ) һәм Коръәнне кагыйдәләрне үтәп уку (тәҗвид) буенча бәяләячәкләр.
Республика мөфтиятенең Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, Татарстан шәкертләренә иң мөһиме – бәйгедә үзеңне күрсәтү һәм тәҗрибә туплау. Республика командасындагы Мөхәммәт Җәбраилевкә 11 яшь. Әле яшь булуга карамастан, ул Коръәнне яттан белә. Россия командасында көчлеләрдән санала. Зәкәрия Борхановка 18 яшь. Ул җиңүгә өметләнә, үзен шушы бәйгегә җибәрүләре бик горурлана. “Коръәндә 77 мең сүз бар. Аларның барысын да ятлап бетерү өчен Аллаһы Тәгаләнең ярдәм кирәк”, - ди ул.
- Коръән укучыларда иң элек тавышның матур һәм аһәңле булуы югары бәяләнә, - ди Иранга киткән төркем җитәкчесе, республика мөфтиятенең Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин. – Бер хәрефтә хата китү дә җиңүгә юлны ябарга мөмкин. Бәйгедә катнашучыларга җиңел булмаячак: аларга жюри кушкан җирдән укып китәргә һәм кайсы сурә икәнлеген аңларга тиеш.
Илнур хәзрәт сүзләренчә, бәйгедә катнашучыларга алдынгы урыннар алу һәм бүләкләр мөһим түгел – “Коръән хафизлар җәннәттә югары урынны биләячәк. Пәйгамбәрләр белән беррәттән.
Халыкара бәйге 26 апрельгә кадәр дәвам итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)