Коммуналь түләүләр буенча бурычы булганнар Үзбәкстанда хаҗга бара алмаячак. Бу хакта Ташкентның баш имам-хатыйбы Әнвәр Турсунов хәбәр итте.
“Әгәр кешенең бер сум гына булса да бурычы бар икән, аның хаҗы кабул булмый. Без мондый кешене очкычка да утыртмаячакбыз”, - дип билгеләп үтте Турсунов халыкара матбугат клубы утырышында.
Аның сүзләренә караганда, хаҗ кылучылар су, газ һәм электр энергиясен тоткан өчен барлык түләүләрне түләгәч кенә, юлга чыгарга тиеш.
Баш имам-хатыйб Үзбәкстан мөселман дин әһелләренең дәүләт органнары белән берлектә коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларны бетерү эшенә кушылган. “Без һәр тамчы су өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәкбез. Моны һәр мөселман истә тотарга тиеш”, - дигән имам.
Быел Үзбәкстаннан хаҗга 13 меңнән артык кеше бара алачак дип хәбәр итә ansar.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)