25 гыйнварда Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә гадәти булмаган баш киемнәрен ясау буенча мастер-класс уздырылды. Кичәдә яулык бәйләү тәртипләре күрсәтелде, төрле бәйгеләр, “Яулык бүләк ит” акциясе уздырылды.
1 февраль көнне Бөгелмә мөслимәләрен дә шәһәрнең "Назлы нур" кибетендә көтәләр. Килгән кунакларны хиҗап турында эчтәлекле вәгазь, яулык бәйләү буенча мастер-класслар, викторина һәм чәй өстәле көтә. Әлеге чара иртәнге сәгать унда башлана, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.
Узган елда да Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Нурия” мөслимәләр клубы активистлары да әлеге датаны читтә калдырмады. Мөслимәләр сәүдә үзәгендә гүзәл затларга яулыклар таратты, ә теләге булганнарга аны заманча бәйләү ысулларын күрсәтеп, мастер-класс оештырды. Ике йөзгә якын яулык һәм “Хиҗап белән танышу” буклеты таратылды.
Россия ислам институты студентлары “Без хиҗап яратабыз!” дип аталган акцияне уздырды инде. Шул рәвешле алар мөселман баш киемнәрен кию тыелган төрле төбәкләрдәге уку йортларында укучы мөслимәләргә теләктәшлек белдерде.
“Татарстанда мондый проблема булмаса да, без шундый акция уздырырга булдык. Башка төбәк мөслимәләренә теләктәшлек белдерергә теләдек”, - диләр бу акцияне оештыручылар.
Татарстан мөфтиятенең рәсми сайт мәгълүматлары буенча.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)