Хаҗиларның беренче төркеме Казаннан 12 августта Мәскәү вакыты белән кичке сәгать унбер тулып ун минутта (23.10) юлга кузгала. Казан, Чистай, Түбән Кама һәм Буа районы мөселманнарын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озата.
Хаҗиларның бу төркеме Мәккәгә “Хаҗ-эконом” программасы буенча бара. Ул – катнаш маршрут. Хаҗилар Казаннан Дубайга кадәр оча. Аннан соң уңайлы автобусларда Мәккәгә юл ала. Автобусларда ике тәүлек барырга туры киләчәк. Алар 25 көн сәфәрдә булачак. Татарстанлыларны тәҗрибәле җитәкче озатып йөриячәк.
2017 елда “ДУМ РТ ХАҖ” рәсми хаҗ операторы программалары белән 1200 кеше хаҗ кылачак. Хаҗиларның соңгы төркеме хаҗга 23 августта китәчәк. 320 кешедән торган зур төркем Казаннан Мәккәгә туры рейс белән 20 августта очачак.
Быел хаҗиларны озатып йөрү өчен 12 табиб каралган. Барлык хаҗилар да прививкалар ясатты. Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗилар өчен укулар оештырылды. Теологлар һәм имамнар лекцияләрдә Согуд Гарәбстаны законнарын, хаҗиның вазифаларын һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.
Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)